Казанга "патша бүләкләре" кайтартылган
Бүген Казан Кремле тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эрмитаж – Казан” үзәгендә “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция сәнгать һәм тарихи яктан да кызыклы булган 25 эксп...
Бүген Казан Кремле тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Эрмитаж – Казан” үзәгендә “Патша хәзинәләре” күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция сәнгать һәм тарихи яктан да кызыклы булган 25 экспонатны үз эченә алган. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зәркән сәнгатенең борынгы үрнәкләре дипломатия һәм сәяси эшләрдә, гражданлык һәм хәрби өлкәләрдәге уңышлар күп очракта кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелүе турында сөйли. Сарай хәзинәләрен баеткан күп кенә зәркан эшләнмәләр Анна Иоанновна идарә иткән чорга туры килә.
Бөек Петрның кызы Елизавета Петровна патшалык иткәндә Россиянең Европа һәм көнчыгыш илләре белән элемтәләре ныгый, истәлекле бүләкләр алмашу популярлаша. 1762 елда тәхеткә Екатерина II килгәч, кыйммәтле коллекцияләр туплау этабы башлана.
Россиянең Халыкара аренадагы уңышлары да кыйммәтле бүләкләр санын арттыра. Патша казнасын дәүләтара элемтәләр, уңышлы килешүләр, дәрәҗәле кунаклар килүе дә баеткан, диелгән әлеге хәбәрдә.
Күргәзмәдә хатын-кызлар өчен биш төрле бизәнү комплекты урын алган.
Күргәзмә 9 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк