Хәния Фәрхинең туган көн концертына вәгъдә итеп тә килми калучы җырчылар булган
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган. Б...
(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган. Бу хакта “Татар-информ”га концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова әйтте.
“Бик күп артистлар “Хәния һәрчак истә, хәтердә” дип йөргән булалар. Шушы концертның сценарий авторы буларак әйтә алам: концертта катнашасы кайбер җырчылар, аны “хөрмәт итәбез” дип йөргән коллегалары, соңгы мизгелләрдә кайсы-кая таралышты. Минем аларны исемнәре белән атыйсым килми. Алар үзләре белсеннәр дә, оят булсын иде. Бәлки, чыннан да сәбәпләре бардыр. Әмма “кан басымым күтәрелде”, “башым авырта”, “Филармония парковкасына машинаны кертмәделәр” кебек сылтаулар сәбәп була алмый. “Нигә мин беренче җырлыйм, дүртенче җырламыйм?” дип әйтүчеләргә шаккатам. Мондый сәбәп һәм юк-барга борчылулар – кешенең түбәнлеген күрсәтә, - диде Гөлназ Сәфәрова.
Кичә, 30 майда, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көненә багышланган бәйрәм концерты берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада узды. “Татар-информ” хәбәрчесе Казан концертыннан репортаж әзерләде. Бу хакта “Интертат.татар” сайтыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк