Хәтерлибез һәм юксынабыз!
17 июльдә Татарстанның атказанган артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Исән булса, аңа 66 яшь тулган булыр иде... Танылган артискабыз 1953 елның 17 июлендә Башкорт АССрның Бишбүләк...
17 июльдә Татарстанның атказанган артисткасы Фәйзуллина Тәслимә Хәләф кызының туган көне. Исән булса, аңа 66 яшь тулган булыр иде...
Танылган артискабыз 1953 елның 17 июлендә Башкорт АССрның Бишбүләк районы Дүсән авылында туа. 1972 елда Уфа дәүләт сәнгать училищесын тәмамлый һәм Салават драма театры труппасына кабул ителә. 1977 елда Казанга килгәч күчмә театрда ( хәзерге К. Тинчурин театры) эшли башлый. 1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. Театрда эшләүдән тыш, Р. Заһидуллин белән Мәдәният һәм сәнгать университетында, ә Казан театр училищесында И. Хәйруллин белән бергә актерлык осталыгы укыта. Кызганыч, 2018 елның 13 октябрендә артистка арабыздан китеп бара.
«Тәслимә ханымны бүген дә сагынабыз, юксынабыз...» – дип яза Кәрим Тинчуринның инстаграм аккаунты. Ул башкарган рольләр санап бетергесез, аларның һәрберсе тамашачының хәтерендә калды.
Автор: Гөлназ Вәлиева
Фото: Инстаграм @k_tinchurin_teatri
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты узды
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк