Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешма җимерелүгә китерә, диде авыл хуҗалыгы министрлыгы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген авылларда хезмәт хакы тирәсендә киеренкелек бар. "Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешманың җимерелүенә китерә", – диде авыл хуҗалыгы минист...
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген авылларда хезмәт хакы тирәсендә киеренкелек бар. "Хезмәт хакын вакытында түләмәү - оешманың җимерелүенә китерә", – диде авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифингта.
“Дөрес, киләчәктә авылда аның кадәр хезмәт көче калмаска мөмкин. Чөнки эре предприятиеләр елдан-ел заманча, кыйммәтле техника алырга тырыша. Өч кеше эшли торган эшне бер кеше башкарып, аның хезмәт хакын күтәрү мөмкинлеге бар. Авылда кешене тотып булмый, дип сөйлибез икән, беренче сәбәп ул – хезмәт хакы. Бүген эшкәртү предприятиеләрен кертеп, авылда хезмәт хакы 21300 сум гына. Ә ул (эшкәртү предприятиеләре) авыл хуҗалыгының 61 процентын гына тәшкил итә. Безнең халык күбрәк терлекчелек белән шөгыльләнә. Бакчачылык, җиләк-җимеш, яшелчә белән шөгыльләнү өчен дә программалар игълан итеп карадык, әмма соңыннан продукцияне урнаштыру белән киеренкелек туа. Дөрес, республикада киң мәйданда алма бакчалары, җиләк-җимеш мәйданнары тотучы, шуларны кооперативларга берләштерүче хуҗалыклар да бар. Әмма республика халкы, нигездә, терлекчелек белән шөгыльләнә", - диде Марат Әхмәтов.
Министр авыл халкының хезмәт хакы мәсьәләсенә дә кагылып узды.
“Авылларда хезмәт хакы проблемасы бар. Теләсә нинди предприятиедә, әгәр анда хезмәт куючыга вакытында түләмисең икән, бу – предприятенең җимерелүенә китерә. Чөнки кеше эшкә килә, ә җигелеп эшләми. Хезмәт хакы алмагач, ул анда эләктереп була торган әйберне чеметеп алып кайтырга мөмкин. Хезмәт хакы өлешен башка бернинди максатка да тотарга ярамый”, – диде министр.
Исегезгә төшерик, Марат Әхмәтов, алдарак, яшәү чыганагы кирәк икән, авыл җирендә терлек асрау – иң отышлы юл дип әйткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк