Хәлимә Искәндәрова – татарстанның халык артисты!
Татарстан президенты камаллыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
29 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың атаклы шәхесләренә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Татарстаннан төрле өлкәләрдә эшләүче 42 кеше мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казан Кирмәнендә узды.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Театр актрисасы Хәлимә Искәндәрова Татарстанның халык артисты дигән мәртәбәле исемгә лаек булды.
Чын күңелдән котлыйбыз, артистларыбызның уңышлары белән горурланабыз!
Чыганак: Камал театры
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк