Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташына дөрес язмаганнар
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар.
Казанның Курган зиратында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева каберенә таш куйганнар. Тик кабер ташына җырчының үлгән көнен һәм әтисенең исемен хата белән язганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татар дәүләт филармониясе музее җитәкчесе Алсу Хәкимова хәбәр итте.
Җырчыга кабер ташын Башкортстанда яшәүче бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев куйдырган. «Бу чараның максаты – Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына бер ел тулу уңаеннан аны искә алу, каберен зиярәт кылу иде. Без шалтыраткач, Фәнәви абый үзенең әлеге чарага кабер ташы ясатып өлгертүен, апасының каберенә таш куйдыру үзенең изге бурычы икәнлеген әйтте», – диде Алсу Хәкимова.
Һәйкәлгә Хәмдүнә Тимергалиеваның яшь чактагы фотосын урнаштырганнар. Җырчының репертуарындагы «Чияле тау» җырыннан алып, ташка «Чияле тау – хыялый тау» дип язылган. Тик һәйкәлдәге язуларда хаталар бар. Җырчы 14 сентябрь көнне вафат булды. Ә кабер ташына 14 октябрь көнне үлде дип куелган. Хәмдүнә Тимергалиеваның әтисенең исеме дә «Сәетгәли кызы» дип, «ә» хәрефе аша язылган.
Кабер ташының фото-видеолары социаль челтәрләрдә дә таралды. Интернет кулланучылар да әлеге хаталарга игътибар иткән.
«Ерак юлны якын итеп килгән өлкән яшьтәге кешегә бу турыда әйтергә кыенсындык. Әмма бу шул килеш калдырыла торган хаталар түгел. Фәнәви абыйның үзе белән киңәшләшеп үзгәртелер дип уйлыйм. Кабер ташы ул яңартыла торган әйбер. Үлгәннәрнең кабере - мәңгелек йорт. Ә кабер ташы ул – дөнья бизәге. Бәлки киләчәктә тагын да матуррак, әйбәтрәк таш куелыр», – диде Алсу Хәкимова.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 октября 2025 - 10:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
2 октября 2025 - 12:00
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
26 сентября 2025 - 15:00
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
25 сентября 2025 - 22:00
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
23 сентября 2025 - 14:00
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
21 сентября 2025 - 21:00
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
18 сентября 2025 - 11:00
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк