Хәния Фәрхи музее ачылачак
Сеңлесе аны туган якларында ачарга җыена.
Сеңлесе аны туган якларында ачарга җыена.
Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина хәбәр иткән. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып кайткан, аларны Инстаграмда да күрсәтте. Инстадусларыннан апасы турында истәлекләр белән уртаклашуларын сораган.
«Ходай насыйп итеп, изге теләкләребез кабул булса иде. Кояшымның туган ягында музей ачарга теләгебез. Бу изге эшкә сезне дә чакырып калам. Минем күз нурым бик тә бүләк бирергә ярата иде. Әгәр аны хәтерләткән якты истәлек булса, музей ачылуда сезнең дә өлешегез булыр иде. Мәңгелек бер моң булып туган моңлы сандугачыбызның иҗаты мәңгелек булуына иманым камил», — дип яза Фирүзә.
«Күлмәкләренә хәтле якын. Таныш күлмәкләрен карый башладым. Күрмәгәннәре дә бар икән әле», «Бу күлмәкләр барлык татар тамашачысына да искиткеч якын», «Изге юлда йөрисең», — дип яза инстачылар.
Чыганак: Өмет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарийлар
0
0
Аны нинди урында ачарга телисенФирузэ??
0
0