Кичәге фаҗигадә Фәридә-Алсу дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы зыян күргән
Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗигадә Казан шәһәр филармониясе артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы да зяын күргән.
2021 елның 11 мае республикабыз өчен канлы вакыйга белән истә калачак... Бер гаепсез балаларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелгән көн күп кенә гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килде.
Казанның 175 мәктәбендә булган фаҗигадә Казан шәһәр филармониясе артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы да зяын күргән.
«Һөҗүм итүче улыбыз укыган сыйныфка килеп кергән. Ата башлаган. Улым дусты белән соңгы партада утыра. Ата башлагач, парта астына качканнар. Аңа пуля кыйпылчыгы эләккән, хәзер хастаханәдә, хәле уртача. Улыбыз ДРКБ да ята. Сөйләшә, аңында», – дип хәбәр итте Алсу.
Алсу әле дә шок хәлендә.
– Елаудан туктаганым юк. Сабыйлар кызганыч. Баласыз калган әниләрне уйлыйм. Нинди зур хәсрәт, – ди Алсу.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк