Килен – кайнана туфрагыннан
Җырчы Рәфинә Ганиуллина һәм аның тормыш иптәше, баянчы Разил Камаловларның инста тасмасында гаилә фотосы пәйда булды. Рәфинәнең язмышы, тормыш сукмагы безгә инде мәгълүм. Бүген исә Разил Камаловның як...
Җырчы Рәфинә Ганиуллина һәм аның тормыш иптәше, баянчы Разил Камаловларның инста тасмасында гаилә фотосы пәйда булды. Рәфинәнең язмышы, тормыш сукмагы безгә инде мәгълүм. Бүген исә Разил Камаловның якын туганнары белән дә танышырга насыйп булды. Белүебезчә, Разил Камалов - Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, халыкның яраткан язучысы Әнгам Әтнабаев белән бер чишмә суын эчеп үскәннәр. Ул - Башкортостан Республикасы, Тәтешле районының Чургулы авылы егете.
«Тәтешледән кайнар сәлам. Сез кайларда?? Сәлам юллагыз» дип постын башлап җибәрә җырчы. Әбүнәчеләренең соравы буенча, иремнең әнисе - кайнанам, бертуган апасы ире белән, кызлары Алсу, - дип язуын дәвам итә ул.
«Кайнанаң көләч йөзле икән, әйбәт күңеллелер, барысы да әниләренә охшаганнар»
«Кстати, бианагыз үзегезнең әниегезгә охшап тора» - дип шәрехләгән дуслары. Бу матур фотога сокланып, яратып кына карыйсы килә. Килен кайнана туфрагыннан ярала дип яратып әйтә бездә халык һәм мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм.
Г.Ярмиева
@rafinaganiullina
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк