Хәбәрләр
«КиноМавлид-2019»
12 декабрь 19.00 сәгатьтә Казан Ривьерасының «Эрмитаж» концерт-холында ел саен уза торган «КиноМавлид» проектының яңа иҗат җимеше күрсәтеләчәк. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге «Иман...
12 декабрь 19.00 сәгатьтә Казан Ривьерасының «Эрмитаж» концерт-холында ел саен уза торган «КиноМавлид» проектының яңа иҗат җимеше күрсәтеләчәк. Әлеге проект Нияз хәзрәт Закиров җитәкчелегендәге «Иман нуры» мәчете, «Balmay» һәм «Nathional Holidays» компанияләре тырышлыгы белән ясала. Әлеге проектның режиссерлары Ләйлә Салахатдинова һәм Марсель Махмутов. «КиноМавлид» проектының партнеры «ЧәйЧәк Stories». Проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Совет районы җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бу елны КиноМавлидта «Плацебо» дип исемләнгән өр-яңа фильм дөнья күрәчәк. Хыяллар, нинди генә яхшы ниятле булсалар да, кайвакытта безнең өчен зур сынауга әйләнәләр. Героинябыз да үзенең хыялларын чынга ашыру юлында, ләкин якын кешесе аны кыен һәм авыр сайлану алдында калдыра. Ләкин барлык серләрне ачып бетерү кызык булмас, тулырагын сез «КиноМавлид»ның үзендә белә аласыз! Кино шулай ук театраль кушымталы өзекләрдән торачак. Килегез! Күрми калмагыз!
{mov}13486{/mov}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк