Кинотеатрларга азык-төлек алып керүне тыярга тәкъдим иттеләр
Кинозалларда аудио-фото-видеоязма өчен административ хокук бозулар турында җаваплылык билгеләү планлаштырыла. Киноиндустрия вәкилләре кинотеатрда сатып алынмаган азык-төлек һәм эчемлекләрне сеанска а...
Кинозалларда аудио-фото-видеоязма өчен административ хокук бозулар турында җаваплылык билгеләү планлаштырыла.
Киноиндустрия вәкилләре кинотеатрда сатып алынмаган азык-төлек һәм эчемлекләрне сеанска алып керүне тыярга тәкъдим итте. Алар моны керем кимү белән аңлата. Бу хакта «Интерфакс»ка Россия Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Ведомствода, индустриянең фикеренә колак салалар һәм илнең бөтен территориясендә аның үсешенә ярдәм итәргә тырышалар, «нәкъ менә шуңа күрә махсус тармак законнарына кинотеатрда видео төшерүне тыю тәкъдим ителә», дип белдергәннәр.
Шул ук вакытта кинозалларда аудио-фото-видеоязма өчен административ хокук бозулар турында җаваплылык билгеләү планлаштырыла.
Элегрәк норматив хокукый акт проектларының рәсми порталында «Россия Федерациясе кинематографиясенә дәүләт ярдәме турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты басылып чыккан иде. Проект кинотеатрның эш тәртибе һәм анда үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләүне күздә тота.
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Фото: pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
Комментарий юк