Колумбия артистлары Казанга Чернобыль фаҗигасе турында спектакль алып килделәр
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында “Нәүрүз” V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумының хедлайнеры булган “Чернобыль идиоты” спектакле бара. Көндез ул форумда...
(Казан, 30 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрында “Нәүрүз” V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумының хедлайнеры булган “Чернобыль идиоты” спектакле бара. Көндез ул форумда катнашучыларга күрсәтелде. Кич аны Казан тамашачысы карый.
“Чернобыль идиоты” спектакленең режиссеры – Алехандро Гонсалес Пуче. Сәхнә әсәре Федор Достоевскийның “Идиот” романы буенча Чернобыль фаҗигасе фонында фәлсәфи уйланулар. Авторлар инсценировка чыганаклары буларак Светлана Алексеевичның “Чернобыль догасы” китабын һәм шунда хезмәт итүчеләрнең истәлекләрен дә күрсәтәләр.
Алехандро Пуче – Колумбия режиссеры. Ул Мәскәүдә ГИТИСта укыган, режиссура факультетын тәмамлаган. Режиссер Чернобыль трагедиясен яхшы белә, чөнки ул вакытта Минскида укыган, рус теле өйрәнгән. “Трагедия вакытында биредә идем, шуңа яхшы беләм. Князь Мышкинны Петербургтан Припятька күчерүем дә шуңа бәйле”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Алехандро Пуче спектакльдә трагедия һәм аның килеп чыгуында кем гаепле икәнлеге турында уйлануларын әйтә. “Фән гаеплеме? Трагедиядән соң тормыш бармы? Атом-төш коралы куркыныч, ә кеше үзе кайчакта куркынычрак түгелме? Спектакль шул хакта”, - ди ул.
Спектакль ике сәгатьтән артык барса да, бер тында карала. Артистлар испан телендә сөйләшә. Тамашачыга рус һәм инглиз телләрендәге тәрҗемә тәкъдим ителә.
1 июньдә “Чернобыль идиоты” спектакле Мәскәүдә күрсәтеләчәк.
Спектакль турында тулырак итеп “Интертат”тан укырсыз.
- 28 майдан 3 июньгә кадәр Казанда “Нәүрүз” V халыкара театраль белем бирү фестиваль-форумы үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк