Корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш һәм яшелчәләрне тукландыру ысуллары
Теләче районы Казаклар авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Айгөл Рәхмәтуллина корткыч бөҗәкләрдән котылу ысулларын тәкъдим итә. Кызыл борычлы төнәтмә Кыяр яфраклары бетләсә, кызыл борыч ярдәмгә килер....
Кызыл борычлы төнәтмә
Кыяр яфраклары бетләсә, кызыл борыч ярдәмгә килер. Бер литр җылымса суга 10 грамм төелгән кызыл борыч салып, берничә сәгать тотарга. Борычы эреп беткәч, сиптергеч җайланма ярдәмендә сиптерергә.
Вак чебен, бөҗәкләрдән дә кызыл борыч, аш серкәсе бер дигән котылу чарасы. Бер литр суга шулай ук 10 грамм төелгән кызыл борыч, ике аш калагы аш серкәсе салырга. Бераз төнәтеп тоткач, сиптерергә.
Сарымсаклы төнәтмә
Кәбестә яфрагын яратучы вак бөҗәкләрне дә төнәтмә белән “сыйларга” була. Бер литрлы шешәгә бер баш сарымсакны турап, 1 аш калагы аш серкәсе, бер тамчы йод салып төнәтергә, берничә сәгатьтән сиптерергә.
Кәбестә, кыяр янәшәсенә тырнак гөл (календула), бәрхет гөл (бархатцы) утыртырга. Корткыч бөҗәкләр аның исеннән курка.
Чәчәкләргә ияләнүче бөҗәкләрдән үләннәрдән ясалган әчетке ярдәм итә.
Әрем суы
Бетләргә каршы әрем суы да бик файдалы. Монысы әбиләр кулланган ысул. Әремнең ачысы чыксын өчен җылы суга салып төнәтәсе һәм сибәсе.
Канәфернең дә файдасы зур. Гөлләр бетләмәсен өчен дә гөл төбенә канәфер салып куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк