«Күпме көттем мин бу мизгелне...»
Узган көнне шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова чәчәкләр тотып төшкән видео урнаштырган. Фото астында ул бу чәчәкләрне инде күптәннән көткәнен белдерде.
Узган көнне шагыйрә һәм танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова чәчәкләр тотып төшкән видео урнаштырган. Видеоязма астында ул бу чәчәкләрне инде күптәннән көткәнен белдерде.
«Эх, күпме көттем мин бу мизгелне. Ниһаять, ул миңа чәчәкләр җибәрде...Мин улеп яраткан Илсөя Бәдретдинова!
Эх, егетләр! Менә кемнән үрнәк алырга кирәк. Ә сез ватсапптан открыткалар җибәреп ятасыз. Кичә Илсөя ачуланды әле үземне. Гел акыллы әйберләр генә язасың, картаясың бугай, ди. Бардыр инде, брат, яшь бара бит... Тагын теләкне дөрес теләмәгәнмен... Берәр мине яраткан кеше туган көн белән котласын иде, дигән идем», – дип уртаклаша ул шатлыгы белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк