Логотип
Хәбәрләр

“Мин амбициоз кеше түгел”. Гөлназ Гафурова белән әңгәмә

“Син безнең Мәйсәрә!” – ди аңа легендар Камал театры директоры Шамил Закиров. Мәдәният институтына Фәрит Бикчәнтәев төркеменә укырга кергән япь-яшь кыз бала – Гөлназ өчен моннан да югарырак бәя, моннан да нык канатлар була аламы соң? Мәйсәрә... Ятимә кыз Мәйсәрә һәм шахтер егет Булатның мәхәббәт драмасы ничә буынны берләштергән икән дә, ничә күңелләрне иңрәтеп, йөрәкләрне елаткан икән соң. Кәрим Тинчуринның әлеге мелодрамасы нинди генә театрларда сәхнәгә менми калды икән? Кайсы гына артистның “Зәңгәр шәл”дә төп рольне уйныйсы килми ди? Ә монда – син әле театр дөньясына менә-менә генә аяк атларга керешкән студент, ә сиңа шундый ышаныч белдерсеннәр!

“Дизайнер булырга теләгән идем”

Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Гөлназ Гафурова сәнгать мәктәбендә нинди генә түгәрәккә йөрми – җырга да күңеле тарта аның, бик матур рәсем ясау таланты да ярылып ята, бию дигәндә дә кешедән калышмый. Әмма күңелендә бөреләнгән хыялы дизайнерлык белән бәйле була – үсәр дә, дәү матур йортлар сызымнары белән шөгыльләнер ул, йорт эчләренә дизайн ясар, ландшафт дизайнын урап узмас. Талантлы кызын остазлары да гел канатландырып тора – нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып торган кызмы соң инде максатларына ирешмәс ди? 

Урамда ул вакытта үзгәртеп кору еллары – тирә-янда әшәке төркемнәр, урам этләреннән ким булмаган бандитизм күкрәп чәчәк ата. Гөлназ сеңлесе белән мәктәптә туры барып кайта да, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Яшьтәшләре белән ял көннәрендә бакча йортларында гына аралашалар. Шул рәвешле Җәмил абый белән Резеда апа ике кызын урам тәрбиясеннән, урам золымыннан йолып кала. 

Әмма Гөлназ тугызны тәмамлауга Казанга чыгып китәргә карар кыла – белемне бары тик башкалада аласы килә аның. Белепме, Түбән Камадагы фортепиано укытучысы: “Синең җырга сәләтең көчле, сиңа җыр юлын сайларга кирәк”, – дип канатландырып тора. Туганнарына йортка кереп, Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына – Ания Туишева классында укый башлый Гөлназ. Канатланып, очынып, кинәнеп, яратып укый ул. Ания ханым Гөлназның тавышын куя, училищедан соң Казан дәүләт консерваториясенә укырга керүе дә остазы киңәшеннән башлангыч ала. Анда ул Зилә Сөнгатуллинаның вокал классында укый һәм уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Академик вокалны яраткан кыз үзе дә классик белемгә омтыла – Казанга килгәнче алган дипломнары янына яңалары да өстәлә тора, Гөлназ Гафурованың тавыш мөмкинлекләрен һәрчак югары бәялиләр. 

Параллель рәвештә Фәрит Бикчәнтәев төркемендә укый башлап, театр дөньясына кереп китүләрне дә Гөлназ җылылык белән искә ала. Хәер, анда кайберәүләрнең роль өчен ертлачлануларына, кемнәрнедер атлап чыгарга да җиксенмәүләренә ихластан аптырый ул – кояш астында һәркемгә урын җитәрлек ләса! Әмма театрдан китүенә һич кенә дә бу сәбәпче булмый. Үзеннән-үзе сайлау алдына килеп баса ул – йә театр, йә консерватория. Ак роза чәчәге тотып, театр остазлары белән хушлашырга барганын әле дә хәтерли әле ул – әмма Шамил Зиннурович та, Фәрит абыйсы да аны тынычландырып, иң матур теләкләр белән озата: “Безнең ишекләр синең өчен һәрвакыт ачык, син безнең Мәйсәрә”, – диләр. Шул сүзләре Аллаһы Тәгаләнең “амин” дигән сәгатенә туры килә кебек – Гөлназ Гафурова инде униҗиде елга якын Мәйсәрә ролендә. Дөрес, Камал театрында түгел – ә Казан шәһәр филармониясендә. Башта “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Ринат кызы Закирова аңа “Зәңгәр шәл” мюзиклында Мәйсәрә ролен тәкъдим итә, аннан инде шәһәр филармониясе “Зәңгәр шәл”не музыкаль спектакль итеп чыгарырга карар кыла. Һәм анда легендар Мәйсәрә роле кабат Гөлназга тәти. Бөтен җанын биреп, яратып, бирелеп уйный ул аны. Баштарак Гөлназ Мәйсәрә ролен Ләйсән Сөнәгатова белән алмашлап уйнаса, хәзер алмашы – Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Баштагы Булат – Рөстәм Асаев булса, хәзерге Булат – Рөстәм Насыйбуллин. 

 

“Мин күпкырлы җаваплылык иясе”

Гөлназ Гафурованы кем дип таныштырсаң да аз кебек килеп чыга – беренчедән, ул җырчы. Татар эстрадасына “Уйлыйм көнен, уйлыйм төнен”, “Сипкелләр”, “Ышанам” җырлары белән килеп кереп, соңрак ире Вәли Фазлыйәхмәтов белән дуэтта “Уйла мине”, “Никах көне”, “Мәхәббәттән аермасын Ходаем” җырлары белән танылган җырчы ул. Матур түгәрәк йөзле, нур чәчеп торган күзләре, йомшак тавышы беркемне дә битараф калдыра алмый. Икенчедән, Гөлназ – остаз. 2008 елдан музыка мәктәпләрендә вокал дәресе алып барган педагогның инде ничәмә-ничә буын шәкерте бар. Алтынчы ел инде Гөлназ Гафурова Казан шәһәр филармониясе каршындагы Балалар филармониясе инструменталь – вокаль ансамбль җитәкчесе дә. “Үземнең вокал студиясен ачарга вакыт”, – дип уйлап йөргән чорда аңа Казан шәһәр филармониясенең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова әнә шундый тәкъдим белән чыккан була. Шаккатып куя Гөлназ – кирәк бит ә, хыяллар үзләреннән-үзләре чынга аша икән! Бүген әлеге балалар филармониясендә йөзгә якын бала шөгыльләнә. Кайда гына чыгыш ясамый да алар, нинди генә җиңүләргә ирешми. Балалар филармониясеннән тыш, Гөлназ инде менә 5 елдан артык 65 бала өчен “СалаваTIK”лар проекты вокал укытучысы, “Алма” яшүсмерләр төркеме, 30 бала өчен “Гәүһәр” проекты остазы да. Өченчедән, Гөлназ хәләле Вәли белән берсеннән-берсе татлы ике җимеш – Мөхәммәт белән Җәннәтнең кадерле әнкәсе, гаиләсенең җылы учагын саклаучы да. Бүген дә кайнап иҗатта яшәгән, көне-сәгате минутлап бүленгән Гөлназ тыйнак кына елмаеп куя: “Мин эшкә тотынсам, ике-өч көн йокламыйча да эшләргә мөмкинмен, 200 процентка эшләү – ул минем турында, – ди. – Күпкырлы җаваплылык, үземә охшаган бөтен тармакларны да колачлаудан тәм табып эшлим”.

 

Беренче урында – гаилә

Гөлназдан беренче мәхәббәт тарихын сорау урынсыз булыр иде. Казанга – музыка училищесына укырга килү белән күрә ул беренче һәм гомерлек мәхәббәтен. Икесе дә бер уку йортында, бер үк вокал укытучысына йөри алар. Вәли Гөлназны күрүгә шундук күңеленә теркәп куя: “Бу кыз миңа кияүгә чыгачак”. Гөлназның гына бөтен кызларның ушы киткән Вәлигә исе китми. Вәлигә Гөлназның йөрәгенә ачкыч яратыр өчен шактый тырышырга туры килә. Кызга 19 тулуга кулын сорап кайткан киявенә Җәмил абый да егылып төшми: кечкенә әле аның кызы, нинди кияүгә чыгу ди монда! Резеда апага ирен көйләп-җайлап җибәрергә туры килә – иртәнгә инде булачак кияү белән Җәмил абый уртак фикергә киләләр. Кечкенәдән әбисеннән дини тәрбия алган Гөлназның карарыннан да шикләнерлек булмый – аларда килен булып төшкәннәр таш була, холыклар килешмәде, күз төсләре бер үк булмады, дигән икеле-микеле фикерләрне беркем дә якын җибәрми. 

Ике кызы да Казанда төпләнгән Җәмил абый белән Резеда апа да озакка сузмый Казанга килеп төпләнә. Балаларны үстерешкәндә ярдәмебез тияр, ди дәү әни белән дәү әти. Вәли белән Гөлназның башта Мөхәммәтләре, биш елдан соң Җәннәт исемле кызлары дөньяга аваз сала.

Гөлназ, гаиләле булып, бәбиләр тууга сәхнәдән шактый гына вакытка юкка чыгып тордың димме соң? Җырчы кешегә бер ел гына күренми торса да, соңыннан шактый тырышырга туры килә.

Минем юкка чыгып торганым булмады анысы, – ди Гөлназ. – Бюджет өлкәсендә эшләүчегә бу мөмкин дә түгел. Спектакльләр, чыгышлар, концертлар бик күп. Бәлки телевидение аша еш күренмимдер. Анысы да хак, чөнки һәрдаим игътибар үзәгендә булу – зур чыгымнар сорый. Балалар кечкенәрәк вакытта бераз югалып тору булгандыр, анда да һәрвакыт җырлар иҗат итеп тордым, Вәли белән дә, соло да җырлар яздырылды. Бездә аның башкасы мөһимрәк бугай – бездә җырчы җырчы гына булмаска тиеш, ул җырларга да, үз иҗатын сата да белергә тиеш. Ә моны бер генә кеше эшли алмый – аңа команда белән эшләргә кирәк, минем командам юк – анысы белән килешәм.

Андый максат та куймадың дип беләм?

Минем өчен беренче урында һәрвакыт гаилә булды. Мин атналар, айлап буена гастрольгә чыгып китә алмыйм, анысы бөтенләй минеке түгел. Сайлау алдында калырга туры килсә дә, минем өчен беренчелектә – гаилә. Минем бурыч – үземнән соң тәрбияле, иманлы балалар үстереп калдыру, аларга кулдан килгәннең барын да эшләү. 

Балалар алар безнең тормышта кунак кына, үсәләр дә чыгып китәләр...

Анысын да аңлыйм, әмма тормышымның бөтен тәме – яме чыганагы – гаилә. Дәү әниләр, дәү әтиләр, сеңлем гаиләләре белән бергә, ял көннәрендә җыйнаулашып утырулар...

Вәли турында син һәрвакыт игелекле, җаваплы, дип искә аласың. Мөнәсәбәтләрдә дин-иманның да өлеше зурдыр?

Һичшиксез. Теләсә нинди нәрсәнең дә инструкциясе булган шикелле, тормышта да инструкция бар – ул Коръән. Ничек яшәргә кирәген, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балалар тәрбиясе, әти-әниләрне хөрмәтләүнең һәммәсе турында да безгә кадәр үк язып калдырылган. Ничек яшәсәң, дөрес була икән, дип баш ватасы да юк – ачасы да укыйсы гына. Без дә Вәли белән шулай яшәргә тырышабыз. Матур һәм иманлы яшәүдән дә матуррак тагын ни бар?

Алай да, консерваторияләрдә укыган, Швейцарияләргә кадәр барып, вокал конкурсларда җиңүче булып кайткан, Камал театры сәхнәләрендә чыгыш ясаган... Кыскасы, танылу алган кешенең үз-үзен, сәхнәне беренче урынга куймавына ышанып да бетәсе килми.

Мин беркайчан да амбициоз булмадым. Театрдан киткәнеңә үкенәсеңдер, дип әйткәннәре дә шактый булды – гомумән үкенмим! Мине бит аннан куып җибәрмәделәр, мин үзем киттем. Үзем теләп җыр тармагын сайладым, үзем теләп остаз булдым. Аллаһы Тәгалә юллар ача, театрдан барыбер китә алмадым, хәзер менә “Көлсылу” спектаклендә – Көлсылу, “Мыраубатыр” спектаклендә – Мәрьям, “Зәңгәр шәл”дә – Мәйсәрә, “Три богатыря”да Любава, “Дед Мороз проспал” – Капа рольләрен бик яратып уйныйм. Ә Швейцариягә барганда иптәш кызым белән бардым. Ул шунда кияүгә чыгып, яшәп калды – бүгенгесе көндә шунда опера җырчысы булып эшли. Ә миңа туган ягым, гаиләм, түгәрәк өстәлем, якыннарым, бакчам булсын.

 

“Миндә бишле капчыгы синдромы”

Син кырыс, таләпчән әниме?

А как же! (рәхәтләнеп көләбез) Минем үземнең гомер буе “бишле капчыгы синдромы” – бөтен нәрсәгә өлгерергә тиеш мин, бөтен җирдә ялт итеп торсын. Эш икән – анда бар да вакытында эшләнергә тиеш, Балалар филармониясе икән – һәр балага игътибар җитәрлек булырга, проектлар икән – һәр талантлы бала җиңүгә ирешергә. Шул ук тәртип өйгә дә кагыла – өй ялт иткән булсын, бакча балкып торсын, балалар тулаем үсештә, тәрбияле, зыялы булсыннар. 

Иҗат кешесе кризис чорларына да еш дучар булучан – сине урап уздымы ул, Гөлназ?

Күчеш чорында дисәм дә була. Ул үзенә күрә бер узган юлыңа-тормышыңа бәя бирү, үз-үзеңне тәнкыйть итү, яңа максатлар кую белән бәйледер. Инде акыл утырган, азмы-күпме тәҗрибә тупланган, нәрсә кирәген анык беләсең, кемнең кем икәнен чамалыйсың – менә шул чорда үзеңнең асылыңа тугры калып, үз юлыңнан тайпылмау зарур. 

Гөлназ, сәхнә образларын тулы итү өчен чәч толымнары кулланганыңны беләм. Бу хакта сорау бирүчеләр дә бардыр?

Әйе, чәч толымнарым ясалма, без аны образларны тулыландыру өчен “тагып чыгабыз”. Алар хәзер шул кадәр сыйфатлы итеп эшләнгән, үзеңнекеме-түгелме икәне аерылмый да. Сәхнә матурлык таләп итә шул. 

Гөлназ, әңгәмәне Мәйсәрә образы белән тәмамлыйк әле – үзең дә матур милли киемнәрне зәвык белән кия белгән ханым буларак, бу шуның кадәр сиңа килешле роль – уйнап туймаслык булуының сере нидә аның?

Ул мәңгелек әсәр, мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән классика. Ә классика һәрчак актуаль. Ул, чыннан да, минем рухи дөньяма тәңгәл классик әсәр, мин анда бөтен барлыгымны биреп, кинәнеп уйныйм. Шуңа да аны уйнаган 17 елым сизелмәгәндер дә. Шул роль аша мине танып белгән, мине карарга дип килгән тамашачым бар, “Сезнең Мәйсәрәгә җиткән Мәйсәрә юк”, – дигән сүзләр дә ирештергән кадерле ролем ул минем. Ә артист кешегә аннан да зур бәхетнең булуы да мөмкин түгел…

Әңгәмәдәш - Гөлнара Җәлилова 

Фото - Гөлназ Гафурованың шәхси архивы 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021