«Көтүче һәм инженер баласын чагыштырырга ярамый»
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Данир журналистлар белән очрашуда төрле сорауларга җавап бирде.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның «Ике юбилей» моноспектакленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Данир журналистлар белән очрашуда төрле сорауларга җавап бирде.
«Халык дөрес итеп чагыштырырга тиеш. Берсендә мине Максим Галкин белән чагыштырдылар. «Менә Данирның андый интеллекты юк, фәлән-төгән. Нәрсә белә соң ул?» – дип яздылар. Мин, әлбәттә, килешәм. Хәзер мин балаларымны ничек тәрбиялим, нинди мөмкинлекләр бирә алам… Мин – ПТУдагы физкультура укытучысы һәм пешекче малае. Галкинның әтисе – Россия армиясе генералы, әнисе — математика фәннәре кандидаты. Көтүче баласы белән инженер баласын чагыштырырга ярамый.
Галкинга яхшы мөмкинлекләр бирелгән, ул төрле илләр күргән. Аңа карамастан, бәлки, ул белмәгәннәрне мин беләмдер. Мәсәлән, Сәпәй авылы Азнакайдан җиде чакрым икәнен ул белмидер, бәлки. Ә мин беләм. Аннан соң безнең халык артык гади булуны ярата. Гадирәк булган саен, «үзебезнеке», диләр. «Әйбәт, әллә кем түгел. Ә теге кылана…» – диләр», – дип үз фикерен белдерде Данир Сабиров.
«Хөсетлек һәрбер милләттә дә бардыр. Мин концертка әзерләнгәндә туп белән төрле номерлар ясарга өйрәндем. Шуны куйгач: «Эшең юк», – диделәр. Үземә каршы барып, ничек миңа кыен булуын, интеккәнемне күрсәтә алмыйм», – диде артист.
Тулырак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк