Кызларга «Мисс Татарсан» конкурсына эләгү өчен төп таләпләрне әйттеләр
«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова конкурста катнашучы кызлар зифа буйлы, нәзакәтьле, белемле булырга тиеш дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» уздырганматбугат конфер...
«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова конкурста катнашучы кызлар зифа буйлы, нәзакәтьле, белемле булырга тиеш дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» уздырганматбугат конференциясендә сөйләде.
«Мисс Татарстан» конкурсында катнашучы кызлар целлюлитсыз, зифа, тәрбияле булырга тиеш. Тышкы матурлык кына түгел, эчке яктан да уңган, булган булу мөһим. Тәненә төрле наколка, тату, пирсинг һ.б. ясатучыларны кабул итмибез», - диде Изольда Сахарова.
«Минем өчен без оештырган конкурсның эксклюзивлыгы зур роль уйный. Без модалы һәм стильле артистларны чакырабыз, һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышабыз. Ясалмалылык кирәкми», - ди конкурс президенты.
«Быелгы конкурсның үзенчәлеге – аның узган елдагы кебек форматта узуында. Иң куандырганы – конкурска кызыксыну арта бара. Конкурска кирәк булган төп сыйфатлар – гадилек, тәрбиялелек һәм гармония», - диде режиссер Михаил Волкоданский.
Җиңүчеләрнең киләсе этабы – «Мисс Россия» конкурсында катнашу.
«Мисс Татарстан» конкурсы Татарстан хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
Комментарий юк