Үлә башлагач кына алып китәләр...
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Табибларны көтеп ятасы тугел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр. Мин моңа үзем инандым.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева бүгенге көндә бөтен кешелек дөньясын куркуга салкан «вирус» симптомнарын үзендә тойган. Хәтта махсус анализ да тапшырган. Бу авыруны җитди кабул итмәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, җырчы Инстаграм тасмасында язма урнаштырган:
«Чирнең кайсысын алсаң да җиңелләрдән түгел...Ә бу вирус бөтенләй дә кешенең яшәешен астын өскә китерә. Соңгы арада директта көн дә 100 ләп үзем кебек авырып терелгән яисә терелеп бетә алмый җәфаланган язылучыларым күп яза. Кайвакыт бөтен дөнья авыртадыр кебек тоела. Кем белән сөйләшә башласаң, бер проблема ‒ вирус. Минем үземнең тәгаен ковид булдымы юкмы икәнен белмим. Чөнки антителага биргән анализ юк дип күрсәтте. Әмма ис, тәм югалу, тән авырту, йөткерү, 39 температура булу тиз арада икеяклы пневмония ясалу шул вирусны күзаллата.
Бу ниндидер арттырып сөйләнә торган чир тугел. Ишетеп күреп торасыз авыр кичерүчеләр бик күп. Үлүчеләр дә шактый. Элегрәк кайдадыр еракта булган хәлләрне ишетсәк, хәзер үзебез, үзебезнең яндагылар авырый. Иң мөһиме паникага бирелмәскә, тиешле даруларны, витаминнарны тулаем эчеп, кешеләр белән очрашмаска тырышырга кирәк. Үз-үзегезнең көчкә күбрәк ышаныгыз! Табибларны көтеп ятасы тугел. Алар үлә башлагач кына алып китәләр. Мин моңа үзем инандым. Яңалыклардагы саннар, статистика - бар да ялган. Тест уңай күрсәтәме, курсәтмиме эш анда түгел. Ничек тә дарулар белән бу авыртудан исән калырга. Беренче көннән ук антибиотиклар эчегез. Шунысы куркыта: кешелек дөньясының чирләр папкасында тагын бер әшәке чир пәйда булды.
Сәламәт булыгыз, җанкайларым!«»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
12 июля 2025 - 13:30
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
10 июля 2025 - 15:00
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
8 июля 2025 - 09:40
Казан Яшь тамашачылар театры 92 нче театраль сезонын тәмамлады
-
7 июля 2025 - 13:00
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
3 июля 2025 - 23:00
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Комментарийлар
0
0
Чын доресе шулай.
0
0