Ләйлә Дәүләтова ире белән ник аерылышкан
- Ирегез белән ни сәбәпле аерылыштыгыз, ни өчен гаилә тормышы барып чыкмады? ‒ Хәзер гел шуның хакта сорыйлар. Ул кеше белән танышканда ук гаилә тормышының ахыры менә шулай тәмамланачагын сиздем. Бөт...
- Ирегез белән ни сәбәпле аерылыштыгыз, ни өчен гаилә тормышы барып чыкмады?
‒ Хәзер гел шуның хакта сорыйлар. Ул кеше белән танышканда ук гаилә тормышының ахыры менә шулай тәмамланачагын сиздем. Бөтен әйбергә дә гомерлек булырга димәгән. Әйе, мин дә шул ук кеше. Гашыйк булдым, аның белән буласым килде һәм аңа кияүгә чыктым. Ул миннән яшьрәк иде, чибәр дә. Шуңа күрә үзенә тиз гашыйк итте. Үземнең минусларым булганга күрә һәрвакыт матур гына булып та кала алмадым. Әйе, ул мине ташлады һәм яшь кызга китте. Нишләтим соң? Шулай булырга язгандыр инде.
Моның шулай булачагын мин күз алдына китерә идем, шуңа күрә кайгыру һәм күз яшьләре түгү булмады. Ул минем өчен көтелгән вакыйга булды. Минем мәхәббәтем тиз генә башка кешегә күчте ‒ минем балама. Минем ишеткәнем бар иде, бала туганнан соң хатын-кыз ирен бөтенләй оныта икәнен. Күрәмсең, минем белән дә шулай булгандыр инде. Әмма мин бик канәгать.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк