Ләйлә Дәүләтова: «Сагындым Сине...»
Быелгы җәй артык кояш нурлары белән назламады. Шул сәбәпле күпләр җәй җылысын һаман да сагыналар. Ләйлә Дәүләтова да шундый кешеләр санына керә. Узган көнне шагыйрә инстаграмына җәйне сагынып пост ур...
Быелгы җәй артык кояш нурлары белән назламады. Шул сәбәпле күпләр җәй җылысын һаман да сагыналар. Ләйлә Дәүләтова да шундый кешеләр санына керә.
Узган көнне шагыйрә инстаграмына җәйне сагынып пост урнаштырган. «Сагындым Сине... Синең елмаюыңны, синең җылылыкны, синең назларыңны...Синең кадереңне дә белеп бетермәгәнмендер кебек, синнән зарланып упкәләткәнмендер кебек...Без хатын-кыз шундый бит инде... Безгә берничек тә ярап булмый... Син булгандагы рәхәтлекне, шатлыкны, сабый бала сыман куанышып уйнауларыңы сагындым. Яңадан әйләнеп кайтсаң, мин сине яратып туялмас идем. Эх, бик САГЫНДЫМ сине, җәй...», – дип язган ул.
Ләйләнең укучылары аңа ашыкмаска куша: алда ап-ак карлы кыш көтә. «Кышның үз матурлыгы... Яңа елга исем китми минем никтер хәзер. Ә менә салкынча көнне урманга барып шуасың бит очлары кызарганчы. Аннары җиләкле, төрле яфраклар салып ясаган чәй эчәсең. Күңел тыныч, сау-сәламәт булганда, кайсы вакыт та рәхәт», – дип фикере белән бүлешә бер ханым.
Сез дә җәйге җылы көннәрне сагынасызмы? Әллә кышны зарыгып көтәсезме?
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @leyla_davletova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк