Ләйсән Гыймаева: «Кызыма ярарга тырышам»
Популяр артистларыбыз Инстаграм челтәрендә еш кына аш-су, сәламәт булу, бала тәрбияләү серләре белән уртаклаша. Үз тәҗрибәләре нигезендә, төрле кызыклы мәгълүматны укучыларына җиткерергә тырыша. Шулай...
Популяр артистларыбыз Инстаграм челтәрендә еш кына аш-су, сәламәт булу, бала тәрбияләү серләре белән уртаклаша. Үз тәҗрибәләре нигезендә, төрле кызыклы мәгълүматны укучыларына җиткерергә тырыша. Шулай җырчы Ләйсән Гыймаева да өченче декрет ялында вакытын бушка уздырмый, еш кына кызыклы киңәшләр һәм файдалы мәгълүматлар белән бүлешә. Бүгенге тема - яшүсмерләр тәрбиясе.
«Яшүсмер яшьтәге балалар белән конфликтлар килеп чыкмасын өчен нишләргә? Мин кызым белән тормышта бер адымнан барырга тырышам, ул тыңлаган музыканы тыңлыйм, аңа ошаган китаплар укырга тырышам. Аның кызыксынуларын сорашам. Куп очракта аңа ярарга тырышам дип тә әйтергә була. Иркәләү белән бутамаска. Шул вакытта гына үсеп җиткәч тә, хәзер дә аларга дус булып буладыр, минемчә.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә яшүсмер яшьтәге балалар белән бер-берегезне аңлыйсызмы?», - дип яза Ләйсән үзенең Инстаграм аккаунтында.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @leisan_gimaeva_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк