Логотип
Хәбәрләр

Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркә дуслашкан!??

За то халык яраткан нинди җырчы бар – бөтенесен бергә җыйганнар. Татарга бик җитми иде шул бердәмлек! Но бөтенесен бер кеше бизәндергәч, җырчыларын гына аерып булмый.

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтовадан "Татар җыры"на күзәтү. “Татар җыры” бара.  Ишетми кала күрмим дип, тын алырга да куркып утырам. Бомбически күлмәкләре белән Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров һәм Алмаз Мирзаянов алып бара икән быел. Көлә-көлә эчләр катты. Бер яктан ялт итеп Сәфәрова килеп чыгар да, кирәкләрен бирер кебек тоелды.  Авызларын фонограммага туры китерә алмаучыларны бөтенләй чыгармаганнар быел. Өстән дә, астан да, кесәдән дә керә алмаганнар! За то халык яраткан нинди җырчы бар – бөтенесен бергә җыйганнар. Татарга бик җитми иде шул бердәмлек! Но бөтенесен бер кеше бизәндергәч, җырчыларын гына аерып булмый.  Дус дигәннән, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Иркә кочаклашып, “Якын дус берәү генә” дип җырладылар быел! Шаккаттым! Наконец-то Салават абый нормаль кәефтә быел. Элеккечә шаярта, елмая! Элвин Грей белән кочаклашып “Уфтанма”ны сузып җибәрделәр, малааай! Халык торып басты! Мөхтәрәм Президентыбыз Айдарга үзе кул болгады хәтта!

Шулвакыт нидер гөрселдәп ауды.

Түбәдән кар ишелгән икән... Уяндым... Урамда +3 градус җылы. 25 декабрь... (Ләйлә Дәүләтовадан күзәтү)

 

Фото: http://moskvatatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк