«Әлдермештән Әлмәндәр» премьерасы!
«Әлдермештән Әлмәндәр»
1 сәгать 8 минут дәвам итүче «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмы олылар аудиториясе өчен эшләнгән. Картина тормышка мәхәббәт, аның һәр мизгеленең кадерен белү, матур картлык һәм халык зирәклеге турында. Режиссеры – Сергей Киатров, сәнгать җитәкчесе – Марат Ганиев, композиторы – Мария Сергеева, сценаристлар – Азат Ганиев һәм Алсу Низамиева. Проектта 18 иллюстратор һәм 26 аниматор көче белән 90 персонаж, 650 фон, 1126 күренеш ясалган.
Күк канцеляриясендә гадәттән тыш хәл: рөхсәтсез озак яшәүче, ә атап әйткәндә, Әлдермеш авылында гомер итүче Әлмәндәр исемле карт табылган. Ул яшь килеш үләргә тиеш булган, ләкин могҗиза белән исән калган, һәм хәзер күк канцеляриясе җитәкчелеге Әҗәлдән кичекмәстән Әлмәндәрнең җанын алуын таләп итә. Әмма моны эшләү бик үк җиңел булмаячак, чөнки картның җаны күптән күктә булып санала, димәк, Әлмәндәр анда үз теләге белән генә бара ала. Әҗәл теге дөньяга ашыкмаган Әлмәндәр белән килешә алырмы? Әллә зирәк һәм тапкыр карт Әҗәлне алдармы?
«Әлдермештан Әлмәндәр» фильмы май ахырында узачак I Воронеж халыкара анимация фестиваленең конкурс программасына кабул ителгән. Шулай ук әлеге проектның Казан халыкара мөселман киносы кинофестивалендә катнашуы планлаштырыла. Фильмның республика кинотеатрларында прокаты фестиваль язмышы тәмамланганнан соң узачак. +12
Фото: Татармультфильм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк