Ленар Шәех «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек булды
Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех «Дөнья генераллары Тынычлык өчен» («Генералы Мира за Мир») халыкара иҗтимагый ас...
Татар шагыйре, республика, Россия һәм халыкара премияләр лауреаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех «Дөнья генераллары Тынычлык өчен» («Генералы Мира за Мир») халыкара иҗтимагый ассоциациясенең иң югары бүләге булган Генераллар премиясенә – «Тынычлык күгәрчене» медаленә лаек булды. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тынычлыкны, дуслыкны һәм халыклар арасында үзара аңлашуны ныгытуга багышланган иң яхшы әсәрләр өчен бирелә торган әлеге бүләк татар шагыйренә Европа Берлегенең үзәге булган Брюссель шәһәрендә узган VIII Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында тапшырылды.
Фестиваль барышында Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында дөнья күргән «Нить» (2019) Евразия әдәби җыентыгының өченче томы тәкъдим ителде. Бу китапта 11 каләм әһеленең, шул исәптән Ленар Шәехнең дә әсәрләре урын алган.
Бүгенге көндә Ленар Шәех – әсәрләре инглиз теленә тәрҗемә ителгән бердәнбер хәзерге заман татар язучысы булып санала. Аның инглиз телендә басылган «One of You» (Лондон: Hertfordshire Press, 2017) китабы бөтен дөнья буйлап тарала. 2017 елда ул Швециянең Стокгольм шәһәрендә узган VI Open Eurasian Literature Festival and Book Forumында икенче урынны алган иде.
Әлеге халыкара фестиваль Евразия иҗат гильдиясе (Лондон) тарафыннан, «Hertfordshire Press» нәшрият йорты белән берлектә, 2012 елдан үткәрелеп килә һәм Евразиядә яшәгән халыклар әдәбиятын дөнья буйлап таратуга һәм танытуга зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк