Логотип
Хәбәрләр

Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...

“Тинчурин театрының директор урынбасары, маркетинг бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева театрдан киткән, аның артыннан командасы да ияргән” дигән кисәк кенә килеп ирешкән бу хәбәргә ачыклык кертергә теләп, Лилиянең үзенә яздык.

Лилия Гәрәева:

«Китү сәеррәк булды, дөресен әйткәндә... Мин бик рәхәтләнеп сезнең барыгыз белән дә дус булып эшләдем. Бөтен журналистларга җиңелрәк, безнең аралар якынрак булсын өчен, төрле системалар уйлап, команданы өйрәтеп, вакытында аккредитацияләр үткәреп, мәгълүматны җиткереп, шулай эшләргә тырыштык бит инде... Алинә, Гөлназ, Эльгина, мин – без барыбыз да җылылык, ярату белән эшләдек, чөнки бөтенебез дә мәдәният өлкәсендә кайныйбыз. Журналистларны театрга якынайту безнең өчен зур максат иде. Кыска вакыт эчендә без шуны эшләргә тырыштык. Бик күп чаралар оештыру, блогерлар белән халыкара дәрәҗәдәге чаралар үткәрү, журналистларны җәлеп итү, бергәләп материаллар әзерләү, аңлашылмаган мәсьәләләрне бергәләп чишү – менә боларның барысын да, миңа калса, без лаеклы итеп башкардык. Артистлар һәм журналистлар өчен уңай сөйләшүләр, аралашулар, мөмкинлекләр булдырылды. Кешегә уңай шартлар тудыру иң беренче урында иде, чөнки төрлечә була бит. Үзем иҗат кешесе булганга аңлыйм: һәрбер кешенең иҗат эшендә психологик яктан төрле ситуацияләр булгалый. Шуңа күрә аларны матур гына хәл итеп эшләү минем төп бурычларның берсе иде.

Ә инде минем китүем... Дөресен генә әйткәндә, үземә дә аңлашылмады, чөнки мин соңгы көнгә кадәр Тинчурин театрының эшен актив алып бардым. Соңгы пресс-конференцияләрне уңай итеп үткәрер өчен бик күп көч таләп ителде. Мәдәният министрлыгы белән дә бик тыгыз элемтәдә булып, август уртасындагы зур пресс-конференция бик югары дәрәҗәдә үтте дип уйлыйм. Яңа премьераның да пресс-конференциясен оештырып, пресс-показларына кадәр әзерләдек. Әгәр дә мин шулай булачагын алдан белгән булсам, «Синең белән хезмәт килешүен озайтмыйбыз» дигән сүзләр ишеткән булсам, алдан ук эш эзләү белән мәшгуль булган булыр идем. Дөрестән дә, хезмәт килешүе рәсми рәвештә өзелүгә өч көн кала мондый сәер галәмәтләре миңа аңлашылмады. Һәрхәлдә, үземнең кул астында эшләүчеләр белән алай эшләмәс идем. Кешелеклелек ягын күздә тотар идем. Кешегә барыбер ниндидер хөрмәт булырга тиештер дип уйлыйм, һәм һәркемнең юридик яктан да мәнфәгатьләрен аңларга кирәк.

Үземнең халәткә хәзер күбрәк фәлсәфи яктан карыйм инде. Мин барыбер югалып кала торган кешеләрдән түгел, алга таба проектларым булыр дип ышанам. Мәдәният өлкәсендә 27 ел хезмәт стажым бар, инде бик күп җирләрдә эшләп караган кеше мин. Педагогтан, артисттан алып, җитәкчелек һәм маркетинг өлкәсенә кадәр, шуңа күрә ул өлкәдә белемнәрем дә бар. Мин – сәнгать кешесе: биедем дә, җырладым да, ансамбль, хорларны, оркестрларны, театрларны да эчтән яхшы беләм, шуңа күрә миңа мәдәният өлкәсендә җиңел, һәм мин ул өлкәдә калырмын дип өметләнәм. Киләчәккә планнарым бар. Сез әле дә мине төрле җырлы һәм биюле проектларда күреп киләсез. «Калеб» проектларында, «Безнең җыр» иҗат лабораториясендә, «Кайтаваз» дигән ике проектны оештыручы буларак ишетеп беләсездер. Шулай ук Казан Мэриясе белән «Бию көрәшен» оештырдык. Шуңа күрә, югалып калмабыз дип уйлыйм.

Ә Тинчурин театрына уңышлар телим. Соңгы ике елда юлымда очраган якты кешеләргә рәхмәтлемен. Аллага тапшырып, бергә эшләрбез, очрашырбыз дип ышанам”.  

 

Фотолар Лилия Гәрәеваның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021