Лилия Хәйруллина сипкелләр турында хыяллана
Яз хатын-кыз өчен кыска итәкләр, ялан баш, кәттә күзлекләр генә түгел шул әле ул. Чәчләрне матурлап таратып, кәс-кәс атлап, кояштан кинәнеп йөри башлыйсың гына... Биткә шундук тимгелләр, сипкелләр сиб...
Яз хатын-кыз өчен кыска итәкләр, ялан баш, кәттә күзлекләр генә түгел шул әле ул. Чәчләрне матурлап таратып, кәс-кәс атлап, кояштан кинәнеп йөри башлыйсың гына... Биткә шундук тимгелләр, сипкелләр сибелергә керешә. Косметологлар исә ул пигмент тимгелләр, сипкелләрне кочак җәеп каршы алмаска куша шул ‒ spf факторы 30дан да ким булмаган кремнарны мулдан сыйпап йөрергә куша. Чөнки яшьлектәге гадәти сипкелләр вакыт узу белән ел фасылының бер чагылышы гына түгел, бит тиресенең ел әйләнәсе аерылгысыз дустына әверелеп куярга мөмкин. Шуңа кояш күзлекләре белән бергә кояш кремнарын да онытмыйбыз, кызлар!
Хәер, кемгә ничек бит. Кемдер сипкел-тимгелләреннән котылу өчен косметологлардан кайтып кермәсә, кемгәдер ул нокталар бик кадерле дә булырга мөмкин. Мисалга, җырчы Лилия Хәйруллина шундыйлардан икән. Кемдер сипкеленнән җенләнсә, ул сипкелле булырга хыяллана икән. Кемгә нәрсә... Юк инде, кәбестә турында сөйләвем түгел. Кемгә нәрсә, кызларга сипкел дә бик килешә дип тәмамлыйк әйдә! Урамда безне кояш һәм тәмле кәеф көтә.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк