Лилия Хәйруллина югалган әйберсен тапкан
Берничә көн элек җырчы Лилия Хәйруллина үзенең кошелегын югалткан булган икән. Кошелек белән бергә бөтен акчалар, карталар, документлар да югалган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язган иде. Ул төнне...
Берничә көн элек җырчы Лилия Хәйруллина үзенең кошелегын югалткан булган икән. Кошелек белән бергә бөтен акчалар, карталар, документлар да югалган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язган иде. Ул төнне ул полициядә булган, Лилия кошелегын бик яраткан, табылуына ышанмаган. Шуңа да кармастан ул дөньяда әле игелекле кешеләрнең булуына шатланып та язган, берсе аңа пирожок белән кофе алып биргән, берсе бензинга дип акча җибәргән. «Иң мөһиме сәламәтлек дуслар, калганы килә дә китә торган әйберләр», ‒ дип яза ул.
Бүген кошелекның табылуы ачыкланды. Бер матур пар кире кайтарган аны, Лилия аларга чиксез рәхмәтле булуын әйтте. Үзе өчен борчылган язылучыларына да рәхмәт әйтте ул. Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел, дип саный Лилия, димәк шулай булырга тиеш булгандыр. Лилия уйлавынча тормышта күп нәрсә үзеңнең тормышка булган карашыңнан тора, шуңа ул гел уңай гына карарга тырыша икән. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Автор: Г.Хәлиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк