Лилия Сәлахетдинованың улы вафат
Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева кичә күңелсез хәбәр җиткерде. Аның яңа туган баласы Салават вафат булды.
Шагыйрә, «Ярдәм» мәчетенең тернәкләндерү үзәге җитәкчесе урынбасары Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева кичә күңелсез хәбәр җиткерде. Аның яңа туган баласы Салават вафат булды.
Сабыйга нибары 20 көн генә яшәгәннән соң бакыйлыкка күчә. Нарасыйга багышлап шагыйрә бәет язган.
Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Улыбызның бәетен.
Өзелеп көткән балабызның,
Каршы алдык мәетен.
Әтисенә бүләк диеп,
Бергә май аен көттек.
Туды нәни малаебыз,
Җиде аен җиткереп.
Ул туды сөенеч белән,
Дөньяны нурга күмеп.
Тик язмыштыр, өлгермәде,
Яшәр өчен җитлегеп.
Көрәште ул сынау белән,
Егерме көн гомерен.
Дога кылып гел телибез,
Иң түрен жәннәтләрнең.
Эй, Алла, Салаватыбыз
Бер гөнаһсыз, беләсең.
Авырлыкларсыз ит аның,
Җәннәткә керүләрен.
Бердәнбер сабыебыз бит,
Бигрәкләр аз яшәттен.
Тәкъдир китапларын никләр,
Соң болай юка иттең!?
Иман белән, нурга төргән,
Аллабыз сөеп биргән.
Оҗмах түрләре телибез,
Сиңа әтиең белән!
Очрашырга язсын безгә,
Аерылмыйбыз өметтән.
Балаларны саклагыз Сез,
Булсыннар алар исән!
Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиеваның бала табуы 13 майда билгеле булды, бу аның зур хыялы иде.
Шагыйрәнең гаиләсенә сабырлык телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк