Әлмәт драмтеатрында режиссерлар лабораториясе ачылды
(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 14-18 гыйнварда Әлмәт драмтеатрында «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе уза, дип яза җирле басма. Проектта Татарстан һәм Башкортстанн...
(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 14-18 гыйнварда Әлмәт драмтеатрында «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе уза, дип яза җирле басма.
Проектта Татарстан һәм Башкортстаннан килгән 4 яшь режиссер катнаша. Алар куелачак спектакльгә 4 көн дәвамында театраль этюд тәкъдим итәчәк. Күрсәтеләчәк өзек – яшүсмерләр өчен тәгаенләнгән спектакльнең бер өлеше. Лабораториянең аудиториясен тәшкил итүче экспертларга Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов рәислек итә. Проект-лаборатория Әлмәт драмтеатрының 5 мәйданчыгында уза. Проектларны 18 гыйнварда тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк