Əлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина Казахстанда дәрәҗәле фестиваль лауреаты булды
Əлмәт театрының тәүге тапкыр конкурслы фестивальдә катнашкан "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште. "Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча ре...
Əлмәт театрының тәүге тапкыр конкурслы фестивальдә катнашкан "Медея. Материал" спектакле үзенең беренче җиңүенә иреште.
"Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстларына нигезләнгән сәхнә композициясе буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы "Медея. Материал" спектакле Казахстанның Астана шәһәрендә үткәрелгән "Samgau" VI халыкара театр фестивалендә диплом иясе булды. Актрисабыз Мәдинә Гайнуллина "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә җиңү яулады", - дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.
- Samgau" VI халыкара театр фестивале Астананың 20 еллыгына багышланды. Конкурска тәкъдим ителгән 30 эш арасыннан 12 спектакль сайлап алынган булган. Жюри әгъзалары арасында - Казахстанның, Кыргызстанның һәм Россиянең күренекле театр белгечләре. Конкурста спектакльләрдән тыш катнашучылар өчен мастер класслар һәм экскурсияләр дә оештырылган.
"Медея. Материал" - Əлмәт театрының яңа сезон премьерасы. Премьераны беренчеләрдән булып "Татар-информ" хәбәрчеләре тамаша кылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
Комментарий юк