Әлмәттә немецлар кино төшерә
(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт берничә көнгә немец кинодокументалистлары өчен кино төшерү мәйданчыгына әйләнде., дип яза җирле басма. Гамбургтан килгән режиссер Свен Йаа...
(Әлмәт, 17 гыйнвар, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт берничә көнгә немец кинодокументалистлары өчен кино төшерү мәйданчыгына әйләнде., дип яза җирле басма.
Гамбургтан килгән режиссер Свен Йаакс «Илләр – кешеләр – маҗаралар» сериясеннән булган «Татарстан кышы» дип исемләнгән яңа фильмына эпизодлар төшерү белән мәшгуль булды. Ул Германиянең дәүләт телеканалында күрсәтеләчәк. Фильмның төп максаты – төбәк өчен гадәти һәм көтелмәгән шөгыльләрне күрсәтү, киләчәккә өмет белән караучы кешеләрне барлау. Свен Йааксның Татарстанны сайлавы юкка гына түгел, җәен эшлекле визит белән килгәч, ул аңа гашыйк булган.
Европа аудиториясе өчен нефть белән бәйле көчле төбәк булуын исәпкә алып та аны якташларына күрсәтү теләге. Әлмәттә режиссер велохәрәкәтне төшерүдән башлады. Россиядә ел әйләнәсенә куркынычсыз веломаршрут челтәре булдырган Әлмәт немецларда соклану уятты. Иҗат төркеме республикада 23 гыйнварга кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк