Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак
Композиторның иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак, театраль әсәрләрдән берничә композиция тәкъдим ителәчәк. Мәскәүдә беренче тапкыр композитор Эльмир Низамовның иҗат...
Композиторның иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак, театраль әсәрләрдән берничә композиция тәкъдим ителәчәк.
Мәскәүдә беренче тапкыр композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Эльмир Низамов үзе хәбәр итте.
«Төрле концертларда, проектларда катнашып, Мәскәү сәхнәсендә күп тапкыр чыгыш ясаганым булды, ә менә бөтенләй минем әсәрләремнән торган концерт Мәскәүдә әле беренче тапкыр оештырылачак», ‒ диде Эльмир Низамов.
Композитор әйтүенчә, иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак. «Камера һәм вокал музыкасы булачак. Театраль әсәрләрдән берничә композициям тәкъдим ителәчәк», ‒ диде ул.
«Сентябрь аенда мин Мәскәүдә композиторлар конкурсында катнашкан идем. Шушы бәйгедә махсус бүләк буларак А.Н. Скрябин музее миңа иҗади кичә уздырырга сертификат бирде. Мин бу мөмкинлектән файдаланым, концерт оештырырга булдым», ‒ диде Эльмир Низамов.
Кичә 14 февральдә сәгать 19:00да Мәскәүнең А.Н.Скрябин музеенда үтәчәк.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк