Мәскәүдәге "Татарлар штабы" татар милләтен саклауга багышланган түгәрәк өстәл уздыра
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдәге "Татарлар штабы" «Уртак фикер» проекты кысаларында түгәрәк өстәлләр үткәрүне дәвам иттерә. Бу хакта Мәскәүдәге "Татарлар штабы" хәбәр итә. «XXI йөздә т...
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдәге "Татарлар штабы" «Уртак фикер» проекты кысаларында түгәрәк өстәлләр үткәрүне дәвам иттерә. Бу хакта Мәскәүдәге "Татарлар штабы" хәбәр итә.
«XXI йөздә татар милләтен саклауда исламның роле» темасына чираттагы түгәрәк өстәл татар студентлар берләшмәләре, якташлык җәмгыятьләре, мохтарият җитәкчеләре һәм активистлары катнашында 17 гыйнвар көнне 19.00 сәгатьтә Мәскәүдәге "Татарлар штабы"нда узачак.
Түгәрәк өстәл кунаклары – танылган галимнәр Валерия Порохова һәм Мөхәммәд Сәид әл Рөшд.
Үз милләте язмышына битараф булмаган кешеләрне түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырабыз, диелә "Штаб" хәбәрендә.
«Штаб» - Мәскәүдәге рәсми булмаган Татарстан җәмгыяте. Оешма 20 елдан артык эшли. 1500 кешене берләштерә. "Штаб"ка этник татарлар, руслар һәм башка милләт вәкилләре йөри. Монда даими рәвештә тематик кичәләр оештырыла. Аларга - Татарстаннан килеп, Мәскәүдә яшәүче музыкантлар, шагыйрьләр, юристлар, журналистлар, төзүчеләр, эшмәкәрләр һәм башка һөнәр ияләре чакырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк