Малышева тапшыруына барган Гөлназ: «Бушлай дәвалыйбыз дип алдадылар»
Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана. Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик программа төшерелгәннән...
Стәрлетамакта яшәүче Гөлназ Зәйнуллина аякларының лимфатик шешенүеннән җәфалана. Аңа Елена Малышева белән “Здорово жить” программасы эфирында бушлай дәвалану вәгъдә ителә. Тик программа төшерелгәннән соң, акча таләп иткәннәр.
Гөлназ Зәйнуллинага бу диагнозны 13 ел элек куйганнар, ул авыртынудан җәфа чигә. Күптән түгел аны тапшыруда катнашырга чакырганнар, түләүсез медицина ярдәме, тикшерү һәм компрессион трикотаж вәгъдә иткәннәр дип яза "Кызыл таң" Башкортстан басмаларына сылтанып. Моннан тыш, программа төшерер алдыннан Зәйнуллинаны эфирда дәвалау бәясен дә, мәҗбүри өстәмә чыгымнар турында да әйтергә ярамаганлыгы турында кисәткәннәр.
"Ул вакытта ни өчен килдем, дип сорагач, миңа: «Кунак буларак, сезнең аякны халыкка күрсәтү өчен. Бу бит шоу", — диделәр. Мин боларны ишеткәч, шаккаттым", — дигән Гөлназ Зәйнуллина.
Аның сүзләренчә, төшерелгән материалның күбесен кисеп алганнар, ә эфир вакытында бушлай дәвалану вәгъдә иткән табиб, программадан соң, аңа акча җыярга кирәк, дип белдергән.
Гөлназ Зәйнуллина белән эфир вакыты берничә минут дәвам иткән.
Чыганак: Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк