Матвиенко Россиядә пенсия яшен салмак кына күтәрергә тәкъдим итә
Федерация Советы спикеры пенсиягә чыгу вакытын бер елга ярты ел арттыруны тәкъдим итә. (Казан, 17 май, “Татар-информ”). Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Россиядә пенсия яшен салмак кына күт...
Федерация Советы спикеры пенсиягә чыгу вакытын бер елга ярты ел арттыруны тәкъдим итә.
(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко Россиядә пенсия яшен салмак кына күтәрергә кирәклеге турында җиткерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Федераль Җыен югары палатасы спикеры пенсия яшен күтәрү ил өчен актуаль булуын, шунлыктан “башны комга яшермәскә”, ә “ачык итеп сөйләү”не тәкъдим итте.
Шул ук вакытта Матвиенко карар кабул иткәндә проблеманы сәясәтләштермәскә, ә “икътисади, социаль мантыйкка һәм акылга” таянырга кирәклегенә ышана. Шуның нигезендә, ул ун ел дәвамында ир-атларга һәм хатын-кызларга пенсиягә чыгу вакытын бер елга ярты ел арттыруны тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк