Мәдинә Гайнуллина: «Дәшми калу ул битарафлык түгел»
«Дәү әнием: «Күзең ачык авызың ябык булсын!» ‒ дия иде. Шулай тәрбияләде. Тик кайвакыт җыелганны бәреп әйтәсе килә дә соң! Аннары тагын дәү әнинең сүзләре искә төшә: «Кешегә актыгын әйтүдән тыел! «Шушы рәвеш минем авызны гел япканнар .Хәзер рефлекс тырмаша».
«Дәү әнием: «Күзең ачык авызың ябык булсын!» ‒ дия иде. Шулай тәрбияләде. Тик кайвакыт җыелганны бәреп әйтәсе килә дә соң! Аннары тагын дәү әнинең сүзләре искә төшә: «Кешегә актыгын әйтүдән тыел! «Шушы рәвеш минем авызны гел япканнар .Хәзер рефлекс тырмаша».
Сүз башым нигә болай башланганын хәзер әйтәм. Башка аккаунтлардагы комментарийларны мин сирәк укыйм, күз ияреп китсә генә. Укысаң ‒шаккаткыч икән кеше теле! Тел астында бал да, тел астында агу да бар, ‒ дип тиккә генә әйтмәгәннәр. Авызга сыймагач, дөньяга чыга шул. Кешегә ямьсез сүз язып, ямьсез сүз әйтеп кенә төзәтеп булмаганы билгеле. Минем йөрәкне әрнеткән әйберләрне мин дәшми генә карап узам. Дәшми калу ул битарафлык түгел. «Кычкырган каргыштан көчле-пышылдап әйткән рәхмәт...» дигән бер аккыллы шәхес. Сезгә рәхмәт әйтәм! Янымда гел яхшы кешеләр генә калган! Олы бәхет, чиксез сәламәтлек, тәмле тормышлар теләп кысып кочаклыйм да үзегезне, киттем! Балаларны җыендырам: юып, үтүкләп, тегеп, чигеп димәсәң. Сездә дә шулдыр инде... Бәйрәм рухы... Көн дә бәйрәм! Балаларга уңышлы уку еллары телим!» дип уй-фикерләре белән уртаклаша Мәдинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк