“Метроэлектротранс” башлыгы: “Без метроны кассирлардан бушатырга тиеш”
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Метрода кассирлар аша түләүне бетерергә һәм бу эшне автоматлаштырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Метроэ...
(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Метрода кассирлар аша түләүне бетерергә һәм бу эшне автоматлаштырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятие генераль директоры Әсфән Галявов җиткерде.
“Узган ел без транспортта йөрү билетлары сату һәм тулыландыру буенча 61 аппарат булдырдык”,- дип әйтте спикер. “Кассирлар булырга тиеш түгел, без аннан котылырга һәм безнең хезмәткәрләр акчага мөмкин кадәр азрак кагылырга тиеш. Бар нәрсә дә автоматлаштырылган булуы кирәк. Әлеге автоматларда банк картасы белән дә, акчалата да, транспорт картасын тулыландырып та түләргә мөмкин булсын”,– дип билгеләп үтте “Метроэлектротранс” генераль директоры.
Хәзерге вакытта кешеләргә яңа техника белән эшләүдә ярдәм итү өчен аппаратларда берәр генә кассир калды, дип искәртте Галявов. “Минем максат - бар кешеләрне дә картага күчерү, алар юл йөрү, транспорт, банк карталары белән түли алсыннар”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк