Миләүшә Шәйхетдинова: Чемпионат вакытында без милли хәзинәбезне күрсәтеп калырга тиеш

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры артистлары футбол буенча дөнья чемпионаты Татарстан өчен үзенең милли хәзинәсен күрсәтеп калу өчен уңайлы вакыт дип саный. Бүген бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Камал театры актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова әйтте.
“Чемпионат уеннарының Казанда булуы безгә зур бүләк. Мондый мөмкинлек булганда без бөтен милли хәзинәбезне күрсәтергә тиешбез”, - ди ул.
“Мин чит илләрдә йә чит регионнарга чыксам, милли театрларга барырга тырышам. Миңа аларның милли йөзен күрү кызыклы. Чемпионат уеннары булган 11 шәһәрнең тугызы рус шәһәрләре, ике шәһәр – Казан белән Саранск милли республиканы тәкъдим итә. Шуңа да бездә бөтен милли байлыгыбыз күрсәтелергә тиеш. Бу шул исәптән безнең театрның да бурычы”, - ди Миләүшә Шәйхетдинова.
- Илфир Якупов театрны милли республиканың мәдәни кухнясы дип атады.
- Чемпионатның мәдәни программасындагы спектакльләр 14 июльдән башланып, 6 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 14 июньдә ул Туфан Миңнуллинның театр сәхнәсендә 20 елдан артык барган “Җанкисәккәем” спектакле белән башлана. 6 июльдә легендар “Зәңгәр шәл” белән ябыла. Барлыгы 11 спектакль күрсәтелә. Спектакльләр барысы да татар телендә бара. Рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән тәэмин ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 11:16
-
22 март 2023 - 15:43
-
22 март 2023 - 10:02
-
20 март 2023 - 14:19
-
18 март 2023 - 14:21
-
17 март 2023 - 09:26
-
16 март 2023 - 13:36
-
16 март 2023 - 11:50
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте