«Мин икегезнең дә малае булам!»
Танылган җырчыбыз үз инстаграмын алып барырга ярата. Ул еш кына рецептлар төшерә, үз фикере белән дә бүлешә. Моннан тыш, балаларын фото һәм видеога төшереп куя. Кая Ләйлүш җиләк җия, кая ул Гомәр бел...
Танылган җырчыбыз үз инстаграмын алып барырга ярата. Ул еш кына рецептлар төшерә, үз фикере белән дә бүлешә. Моннан тыш, балаларын фото һәм видеога төшереп куя. Кая Ләйлүш җиләк җия, кая ул Гомәр белән Әнвәрне уйнап тәнкыйтьли. Узган көнне Ландыш улы Гомәр белән кызыклы видео урнаштыра: малай тырышы-тырыша әнисенә нәрсәдер сөйли.
«Мин синең малаең булам һәм Илсинәнеке!» – ди малай, кашын җиерып. Әнисенең «ни өчен аның малае буласың килә соң синең?» дигән сорауына, Гомәр «анда бик күп атлар, сыерлар һәм бозаулар бар» дип җавап бирә.
Кыскасы, малай белән әни нинди фикергә килүен үзегез дә карый аласыз. Бу күңелле видеоны аста тәкъдим итәбез:
Автор: Гөлназ Вәлиева
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк