«MINGAZOV» кавер-төркеме - «Евровидение»дә!
Булмады бу! Татарча җырлыйсы килә бит!
Кичке Казан тормышы белән танышкан көннәрдә «үтереп» татарча кычкырып җырлыйсы килгән вакытлар булгалый. Тере тавышка кушылып, татарча бер җырла идең ул дип уйлыйсың. Шундый ният белән берәр клубка керәсең һәм... анда рәхәтләнеп урысча җырлаучы яшьләрне күрәсең. Кавер-төркем нинди генә җырлар башкармый, җаның теләгәнен сайла да, кушылып җырла... булмады бу! Татарча җырлыйсы килә бит! Я туй-мәҗлесләрне алыйк. Анда да берәр җырчы чакырдың исә – концерт куеп китә. Ә күңелдә йөрткән җырлар башкарылмый кала. Шундый уйлар белән йөргәндә мин
«MINGAZOV» кавер-төркеме барлыгын белдем! Үзебезнең җырларны заманча аранжировкада башкара егетләр!Менә кыздыра алар сәхнәне ичмасам. Телисең икән «Уфтанма», «Әлдермешкә кайтам әле», телисең икән заманча яңгырашлы татар халык җырлары. Татар эстрадасындагы популяр җырларны да алар тәмен югалтмый, әнә шул драйв, энергетикасын саклап җиткерә. Урыс каверларын тыңлаганыгыз бардыр: алар җырны оригиналь башкаруда ишеттерә, бозмый, әллә ниткән тыкрык-сукмаклар «сайламый», шуның белән яраттыра. «MINGAZOV»та да мин шуңа игътибар иттем. Әйтик, Азат Фазлыевның «Ярат кына» җыры аларда шулай ук яңгырый, тавышы гына башка. Ә инде Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи җырларына алар, киресенчә, дәрт өстәп, яңартып җибәрә.
«MINGAZOV» кавер-төркеме хыялы белән дә уртаклашты. «Евровидение»дә катнашып карау икән исәпләре. Дөньяга сибелеп яшәгән милләтәшләребез Татар моңын шундый зур сәхнәләрдән ишетсен иде ди алар. Теләкләрегез чынга ашсын, «MINGAZOV»!
Чын күңелдән шулай дип телик, дуслар, әйеме?!
Егетләрнең нинди җырларын тыңлаганыгыз бар?
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк