Логотип
Хәбәрләр

Министрлыкның мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп 12нче гимназия директоры билгеләнергә мөмкин

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Фатиха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясе директоры Лилия Әхмә...

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп Фатиха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясе директоры Лилия Әхмәтҗанова билгеләнергә мөмкин. Бу мәгълүмат "Татар-информ" хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булды.

Лилия Әхмәтҗанова "Татар-информ" хәбәрчесенә үзенә шундый тәкъдим булганлыкны раслады. Әмма ул рәсми билгеләнүнең кайчан булачагын әйтергә иртә икәнлеген белдерде.

"Татар-информ" хәбәрчесенә 12нче гимназиядә Лилия Әхмәтҗанованың коллективы белән саубуллашканлыгын расладылар. Хәзерге вакытта гимназиядә директор вазифаларын тәрбия эшләре буенча урынбасар Зөлфирә Рәхмәтуллина башкара.

Лилия Әхмәтҗанованың педагогик стажы 23 ел. Белеме буенча - тарих, җәмгыять белеме укытучысы. 1994 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. Түбән Каманың 2нче татар гимназиясендә тарих укытучысы, директор урынбасары булып эшләгән. 2011 елда Түбән Кама районы башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән бәйләнеш бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Соңрак ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшли. Бер ел элек 12нче гимназиягә директор итеп билгеләнгән иде.

"Татар-информ"га билгеле булганча, Лилия Әхмәтҗанованы идарә җитәкчесе итеп билгеләү иртәгә булырга мөмкин.

татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк