Минтимер Шәймиев Әлфия Авзалованың истәлек концертында видеомөрәҗәгать белән чыкты
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Актаныш районы якташлар җәмгыяте җырчы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсен уздырды. Татарс...
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә, 16 гыйнварда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Актаныш районы якташлар җәмгыяте җырчы Әлфия Авзалованы искә алу кичәсен уздырды. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең оештыручыларга һәм тамашачыларга видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр.
“Язмыш Әлфиябезнең көтелгән юбилей концертын аның тууына 85 ел тулуына багышланган истәлек концертына әйләндерде. Бу кичәне әзерләүчеләргә, катнашучыларга зур рәхмәт әйтәсем килә”, - диде М.Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе җырчыга, якын итеп “Әлфия” дип мөрәҗәгать итүен әйтте. “Биш яшеннән ятим калган кызчыкны халкыбыз үз кочагына алган дияр идем. Аның тормыш юлын күзалласак, ирексездән бөек Тукаебызның юллары искә төшә”, - диде ул. Минтимер Шәймиев шагыйрьнең "Дошманнар" шигыреннән өзек укыды:
"Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем".
“Безнең киң күңелле милләтебезнең олы җанлы кешеләре үз вакытында аңа белем аларга, үсәргә ярдәм иттеләр. Зур рәхмәт барысына. Иң мөһиме, әлбәттә, Әлфиянең таланты, тырышлыгы, кыюлыгы барлык каршылыкларны җиңеп баручы иҗади омтылышы”, - диде Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе җырчының төрле төбәкләрдә яшәгән татар халкын җырлары белән берләштереп торуын билгеләп үтте.
“Әлфия гомере – җырлап узган гомер. Тирән моң иясенең тәэсирен якташ буларак та сизә идем. Татар халкы Әлфиягә мәңге рәхмәтле булачак. Ул безнең чорның бизәге, гасырларга калачак милли мирасыбызның бәһасез хәзинәсе, моң патшабикәсе. Бүген Әлфиягә багышланган сүзләребез аның рухына дога булып ирешсен иде. Амин, шулай булыр да”, - дип тәмамлады мөрәҗәгатен Дәүләт Киңәшчесе.
Татарстанның Халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова озакка сузылган көчле авырудан соң 2017 елның 15 июнендә вафат булды. Ул Казанның Яңа татар бистәсендә җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк