“Мишәр” ансамбле җитәкчесе фольклор буенча киңәш бирердәй белгечләр булмауга зарлана

Чувашиянең "Мишәр" фольклор ансамбле Татарстаннан консультатив һәм матди ярдәм көтә.

Казанда фольклор юнәлешендә эшләүче музыкаль коллективларга ярдәм итә, консультация бирә алырдай белгечләр юк. Әлеге проблеманы “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Чувашия татарларының “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов күтәреп чыкты.

“Фольклор материаллары белән эшләү буенча ярдәм итә алырдай галимнәр юк. Бер Геннадий абый бар, - ди ул фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаровны күздә тотып. – Казан консерваториясенә мөрәҗәгать итсәк, алар профессиональ музыкага табыналар. Безнең белән эшләргә сәләтләре дә, теләкләре дә, белемнәре дә юк”.

Фәрит Гыйбатдинов Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, “Мишәр” фольклор ансамбле җитәкчесе.

Фольклор ансамбле җитәкчесенең мишәр субэтносы фольклорын саклау һәм таныту проекты буенча Татарстанга мөрәҗәгате турында “Интертат”тан укырсыз. 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
617
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
28 март 2023 - 09:54
276
0
0
"Апуш" - җиңүче!
22 март 2023 - 15:43
544
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
946
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
926
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
911
0
0
Кем бу?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы