Логотип
Хәбәрләр

М.Сәлимҗановның тууына 90 ел

Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе

7 ноябрьдә күренекле режиссер М.Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуы билгеләп үтелә. Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышланган юбилей чаралары: • 7 ноябрь 10:00 сәг. Яңа Татар зиратында М.Сәлимҗанов каберенә чәчәкләр куела. • 13:00 сәг. Чехов урамы, 53 адресы буенча М.Сәлимҗановка мемориаль такта ачу тантанасы. • 15:00 сәг. ТР Милли музеенда күргәзмә ачыла. • 19:00 сәг. «Мир» кинотеатрында иҗади очрашу һәм «Баскетболист». спектакленең язмасы күрсәтелә. • 19:00 сәг. Камал театрында юбилей уңаеннан «Тапшырылмаган хатлар» спектакленең премьерасы була. 7 һәм 9 ноябрь көннәрендә «Шәрык клубы» комплексында Марсель Сәлимҗанов иҗаты турында лекцияләр уза. Лекторлар: сәнгать белеме кандидаты Галина Зәйнуллина һәм филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши. 10 ноябрь 18:00 сәг. Камал театрында легендар режиссер Марсель Сәлимҗановка багышланган юбилей кичәсе. Программада иҗади номерлар һәм хезмәттәшләренең истәлекләре.

Мәдәният министрлыгы тг-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021