Логотип
Хәбәрләр

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңа сезонны ача

2025 елның 12 сентябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңа сезонны ача. Бу көнне тамашачылар игътибарына Владимир Васильев хореографиясендә һәм куелышында П.Чайковскийның «Аккош күле» балеты тәкъдим ителәчәк (2025 ел премьерасы). Спектакльдә төп партияләрне Кристина Андреева-Захарова (Одетта-Одиллия), Вагнер Карвальо (Зигфрид), Антон Полодюк (Ротбарт) һәм Олег Ивенко (Бенно), дирижер пульты артында – маэстро Андрей Аниханов башкарачак. Шул ук спектакль 13 сентябрьдә Аманда Гомес һәм Михаил Тимаев белән төп партияләрдә күрсәтеләчәк.

Яңа сезонда театр үзенең репертуарын ике яңа спектакль белән тулыландырачак: XLIV Шаляпин фестивале кысаларында Юрий Александров куелышында В. Моцартның «Фигаро туе» операсының премьерасы көтелә; XXXIX Нуриев фестивале тамашачылары беренче булып Надежда Калинина хореографиясендә С. Прокофьевның «Золушка» балетын күрәчәк. Сүз уңаеннан, театрның балет труппасын бу сезонда 7 кеше тулыландырды – бу яшь биючеләр, Казан, Воронеж, Пермь хореография училищеларын, шулай ук Бразилиядәге Зур театр мәктәбен тәмамлаучылар.

Театрның гастроль эшчәнлеге дә дәвам итә – 2025 елның декабрь аеның икенче яртысында театрның балет труппасы һәм оркестры Кытайга юл тотачак. Исегезгә төшерәбез, узган сезонда театр беренче тапкыр Кытай Халык Республикасында үзенең симфоник музыка спектакльләрен һәм концертларын тәкъдим итте, илнең 10 зур шәһәрендә булды. Быел хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

Якындагы ике айга театр афишасында классик һәм милли репертуар спектакльләре күрсәтеләчәк. Инде 16 сентябрьдә 2025 елның ноябрендә спектакльләргә билетлар сату ачылачак.

Фото – Наил Зыятдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021