«Нәүрүз» фестиваленең хедлайнерын күренекле режиссер Роман Феодори тәкъдим итте
Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнде. «Нәүрүз» театр фестиваленең хедлайнеры булган румын спектаклен күренекле режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Роман Феодори тәкъдим итте. Теат...
Казанда «Нәүрүз» театр фестивале төгәлләнде.
«Нәүрүз» театр фестиваленең хедлайнеры булган румын спектаклен күренекле режиссер, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Роман Феодори тәкъдим итте. Театр фестивале NOTTARA театры спектакле белән төгәлләнде.
Спектакль алдыннан NOTTARA театры вәкилләре һәм спектакльне куючылар белән үткәрелгән матбугат конференциясендә Роман Феодори румын артистларының эш алымнары турында сөйләде. «Мин румын артистларының темпераментына Мольер әсәрләре туры килүен аңладым. Ул нәкъ менә алар драматургы», - диде Роман Феодори.
Ул рус актерларының эш башланганчы күп сораулар бирүләре, ә румын актерларының киресенчә, башта эшләп караулары турында сөйләде. Роман Феодори Казанда «Тормышмы бу?» спектаклен каравын, татар артистларына соклануын әйтте.
«Мольер» спектакле Камал театрының зур залында аншлаг белән узды. Тамашачы синхрон тәрҗемәсендә колакчыннар аша режиссер Роман Феодориның үз тавышын ишетте.
Спектакль бөек драматургның биографиясенә нигезләнгән. Режиссер бөек комедиографның «Тартюф», «Дон Жуан», «Плутни Скапена», «Мнимый больной» пьесаларындагы мәгълүматны кулланган.
- Роман Феодори – Красноярск ТЮЗының баш режиссеры, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты.
Рузилә Мөхәммәтова? Фото Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк