Наташа Королевага кыйммәтле бүләк ясаганнар
31 майда җырчы сәхнәдә үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйга хөрмәтенә аңа гадәти булмаган — кыйммәтле ташлардан эшләнгән таҗ бүләк иткәннәр. Аксессуар бердәнбер нөсхәдә эшләнгән. Узган е...
31 майда җырчы сәхнәдә үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк. Әлеге вакыйга хөрмәтенә аңа гадәти булмаган — кыйммәтле ташлардан эшләнгән таҗ бүләк иткәннәр. Аксессуар бердәнбер нөсхәдә эшләнгән.
Узган ел Наташа Королева «җиләкле юбилеен» билгеләп үтте. Җырчы 45 яшьлеген аерым шатлык һәм колач белән каршы алды. Бәйрәм аның шәһәр читендәге йортында узды, анда шоу-бизнесның күп кенә йолдызлары җыелган иде. Наташа интерьерын да түгәрәк датага яраклаштырып, чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр белән бизәде.
Бу юлы артист үзенең туган көнен җанатарлары белән үткәрергә җыена. Королева сольный концерт әзерли һәм тамашачыларга яңа образда чыгачак. Бу вакыйга хөрмәтенә дизайнер Татьяна Мельник җырчыга гадәти булмаган бүләк тапшырган — кыйммәтле ташлардан эшләнгән таҗ. Затлы аксессуар Кристалл Сваровски ташлары белән бизәлгән.
«Элек таҗ кияргә ашыкмадым. Тик мондый матурлыктан ваз кичә алмыйм», - дип уртаклашкан Наташа.
Автор: Александра Иванова
Фото: Legion-Media
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк