Ни өчен М.Айтуганова М.Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенгән?
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенүен Баулыда әйткән. Бу турыда Баулы районы газетасы хәбәр итә. Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар теленд...
Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова Марат Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенүен Баулыда әйткән. Бу турыда Баулы районы газетасы хәбәр итә.
Кичә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” кинофильмы күрсәтелде, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашу узды. Ә асылда бу безне әйләндереп алган чынбарлык, хәттә ки, имансызлык белән күзгә-күз очрашу булды.
Фильм күрсәтеләчәк залга килеп керү белән эчкә җылы йөгерде. Тулы ук булмаса да, залда кеше ярыйсы гына иде. Күпчелекне яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар, авыллардан килгән имамнар тәшкил итте сыман. Ара-тирә яшьләр дә күренде, кечкенә балаларын ияртеп килүчеләр дә бар иде.
Әлеге фильм драматург Туфан Миңнуллинның берничә театр тарафыннан куелган, танылу тапкан “Мулла” пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Шул ук вакытта сюжетка яңа образлар, эчтәлекне тагын да тирәнәйткән яңа күренешләр дә өстәлгән.
Фильм төрмәдәге вәхшилекне күрсәтү белән башланып китә: тоткыннар арасында аяусыз сугыш бара. Мондый җирдән бары көчле рухлы кеше генә кешелеген югалтмыйча, сынмыйча, күңелен пычратмыйча чыга ала.
Фильм авторлары шул рәвешле тамашачыны төп герой – Әсфәндияр белән таныштыра. Әлеге рольне Әтнә дәүләт театры баш режиссёры Рамил Фазлыев башкарган, ул шулай ук фильмны куючы режиссёр да. Һәм әйтергә кирәк, аның бу образына чын-чынлап ышанып карап утырдым.
Төрмәдән чыккач Әсфәндияр туганы, эре бизнесмен Самат Закирович белән очраша. Әлеге каршылыклы образны танылган артист Наил Дунаев башкарган. Кайчандыр бабасы авыл мәчете манарасын кискән Самат Закирович хәйрия белән актив шөгыльләнә, туган авылында мәчет төзеткән.
“Мәчет бар – кешесе юк” дип кабатлады ул берничә тапкыр. Чыннан да, кайчандыр зур булган татар авыл тарала, бетү алдында тора, аңа имансызлык куркынычы да яный. Һәм бу очракта ул авыл татар халкының үзен гәүдәләндерүе аңлашыла.
Фильмда Татарстан артистлары гына түгел, танылган актёр Марат Бәшәров та катнашкан. Дөрес, кечкенә генә рольдә. Әмма баулылар белән очрашуга килгән фильм продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Марат Башаровны чакыруына үкенеп тә алуы хакында белдерде. Мәсәлән, актёрның бер эш көне 300 мең сумга төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк