Ниһаять: Илназ Сафиуллиннан сөенечле хәбәр!
Ниһаять, артистны хастаханәдән чыгарганнар.
COVID – 19 авыруы расланган автор-башкаручы Илназ Сафиуллин бер атнадан артык Казанның 7 нче хастаханәсендә дәваланды. Көн саен алган системалар һәм хастаханә хезмәткәрләренең профессиональ ярдәме җырчыны 9 көндә аякка бастырды.
Кичә Илназ үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Ниһаять, артистны хастаханәдән чыгарганнар. Гаилә башлыгы өйгә кайту шатлыгын Инстаграм язылучылары белән уртаклаша һәм үзен дәвалаган табибларга, палатадагы күршеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерә.
Илназ Сафиуллинның савыгып гаиләсе янына кайтуына без дә чиксез сөенәбез. Аның тиздән сәхнәгә кайтып, тамашачыларын яңа иҗат җимешләре белән сөендерүен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк