«Әнием белән бик горурланам»
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне булып узды. Шул уңайдан Азат Фазлыев укытучы булып эшләгән әнисенең якты истәлегенә багышлап инстаграм битендә пост язган.
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне булып узды. Шул уңайдан Азат Фазлыев укытучы булып эшләгән әнисенең якты истәлегенә багышлап инстаграм битендә пост язган.
«Укытучыларның нинди авыр хезмәт куйганын мин, укытучы баласы, яхшы беләм. Минем әни укытучы да, директор да булды. Математика, физика, геометриядән укыта иде. Мине бар укучылар белән бертигез күрде. Әни директор чагында мине хәтта линейкага чыгарып сүктеләр. «Фазлыев, ник алай иттең?» – дип әнинең сораганын әле дә хәтерлим.
Әни заманында мәктәпкә зур спортзал төзетте. Ул вакытта, күрәсең, дәүләттән ярдәм бик булмагандыр, ә мәктәпнең акчасы юк. Әни үзе спонсорлар табып, эшне төгәлләгән иде. Әнием – Зөлфирә Кави кызы белән бик горурланам.
Бәйрәмегез белән, укытучылар! Җиңел булмаган эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын!» – дип котлау сүзләрен җиткерә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының яңа бинасында беренче премьера!
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Fashion Iftar узды
-
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә XIII Республикакүләм ифтар узды
-
Язгы музей практикасы
-
София Гобәйдулина вафат
-
«Казан Экспо»да үтәчәк ифтарда Милли музей күргәзмәсе оештырыла
-
Әлмәттә «Аркадаш» дип аталган яңа театраль проект ачыла
-
Илнат Фәрхуллин мактаулы исемгә лаек булды!
Комментарий юк